Карлыган куакларын тукландыру
Төрледән-төрле

Карлыган куакларын тукландыру

Карлыган мул җимеш бирсен өчен аны тукландыру кирәк.

Карлыган иртә уяна. Бөреләре ачыла башлау белән, 10 литр суга 2 аш калагы аммиак селитрасы кушып, һәр төпкә сибегез. Азот куакларга үсәргә көч бирәчәк.

Шулай ук, 10 литр жылымса суга 2 аш калагы моносфат калия салып болгатабыз.Төерләре калмаска тиеш. Алдан су сибеп куйган куакларга,бер төпкә 2-3 литр ашлама салып чыгабыз.

Июнь урталарында 10 литр суга 1 аш калагы мочевина, 1 аш калагы суперфосфат, 0,5 аш калагы калий сульфаты кушып, берәр чиләк сибеп чыгарга тырышыгыз. Ул куакларны ныгыта, җимешләрен арттырачак.

Фото: «Туганайлар»

 


Нет комментариев