Иртән нинди ботка ашау файдалы?
Төрледән-төрле

Иртән нинди ботка ашау файдалы?

Көнне дөрес башлау — көне буе үзеңне яхшы хис итүнең нигезе.

Карабодай (Гречка) — боткалар патшасы! Анда тимер, магний һәм аксым күп. Ул кандагы шикәрне нормада тота һәм ашкайнатуны яхшырта. 

Солы боткасы (Овсянка) – Ашказаны стенкаларын саклый, холестеринны төшерергә ярдәм итә. Киңәш: тиз пешә торган түгел, ә катырак (Геркулес) солыны сайлагыз. 

Тары боткасы (Пшено) — йөрәк һәм кан тамырлары өчен бик файдалы, чөнки анда калий һәм магний күп, организмнан токсиннарны чыгарырга ярдәм итә.

Арпа боткасы (Ячневая) — бу ботканы «матурлык боткасы» дип тә атыйлар. Анда фосфор һәм витаминнар күп, ул матдәләр алмашынуын яхшырта.

Өмет журналы

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев