Яран гөлләрегез ел әйләнәсе чәчәк атсын дисәгез, аны йод белән тукландырырга кирәк.
Юмартланып китеп артыгын сибеп җибәрә күрмәгез — аңа нибары бер тамчы да җитә. 1 литр суга 1 тамчы йод болгатып, гөлнең төбенә түгел, ә туфракның чүлмәккә якын өлеше тирәли 50 мл чамасы сибеп чыгыгыз.
Артыкка китсә, тамырларын яндыруы бар. Алда әйтелгәнчә сипсәгез, сезне яраннарыгыз купшы чәчәкләре белән сөендерер.
Фото: Алина Кондратьева
Нет комментариев