Эремчек һәм чияле пирог
Хуҗабикәләргә тәмле рецепт.
Камыры өчен кирәк: 250 грамм шикәр комы, 500 грамм он, 3 күкәй, 220 мл сөт, 220 мл үсемлек мае, 1 кап камыр кабарткыч (разрыхлитель).
Эчлекне 300 грамм эремчек, 1 күкәй, тәменчә шикәр пудрасы белән ясыйбыз.
Күкәй белән шикәр комын кушып, кабарганчы болгатабыз. Аз-азлап сөт һәм май кушабыз. Аннан он һәм камыр кабарткыч салып, сак кына бутыйбыз. Әзер камырны пергамент кәгазе җәелгән табага агызабыз.
Камыр өстенә төше алынган чияне салабыз. Чия өстенә күкәй һәм шикәр пудрасы белән болгатылган эремчек салына. Пирог 190 градуска кадәр җылытылган духовкада 25 мин пешерелә.
Шәһри Казан
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев