Дезодорантны дөрес кулланыгыз
Төрледән-төрле

Дезодорантны дөрес кулланыгыз

Антиперспирантны да көн саен сөртергә ярамый. Ул тир бизләрен томалый, хәлне тагын да катлауландыра.

Дезодорант тир исен бетерү өчен генә кулланыла, ул нык тирләүчән кешеләргә булышмый. Антиперспирантны да көн саен сөртергә ярамый. Ул тир бизләрен томалый, хәлне тагын да катлауландыра.

Дезодорантны чиста тәнгә генә сиптерергә ярый. Тир исе бактерияләр активлыгы нәтиҗәсендә чыга, дезодорант аларны киметә алмый. Култык астында тире ялкынсынганда, дезодоранттан, гомумән, спиртлы чаралардан баш тартырга кирәк. Хушбуй сөртәсез икән, иссез дезодорант алыгыз. Исле дезодорант куллансагыз, хушбуй да шул ук линиядән булырга тиеш. Төрле исләрне бергә кушарга ярамый.

Файдалы киңәшләр


Нет комментариев