Чәйне дөрес саклагыз
Төрледән-төрле

Чәйне дөрес саклагыз

Чәй яхшы саклансыз дисәгез, берничә киңәшне исегездә тотыгыз.

  • Аны пластик банка, кәгазь яки целлофан пакетта түгел, ә фарфор, пыяла яки фольга савытта сакларга кирәк.
  • Чәйне караңгы урынга куярга. Чөнки, кояш нурлары андагы ферментларны тарката, файдалы үзлекләрен киметә.
  • Әгәр чәйне тәмләткечләр янында тотсагыз, ул бик яхшы абсорбент булганлыктан, ят исләрне тиз сеңдерер. 
  • Кибеттән сатып алганда, төрле кушылмалы чәйләрне алмаска тырышыгыз. Анда җиләк, җиләк-җимеш урынына күп вакыт хуш исләндергечләр салына.

Алина Кондратьва фотосы


Нет комментариев