Тәмле, хуш исле һәм ачык кызыл төстәге борщ пешерү өчен берничә киңәш.
- Борщ сөякле ит озак кайнаган шулпада аеруча тәмле була.
- Суган белән кишерне кыздырып, алар өстенә 1-2 аш калагы томат пастасы салыгыз.
- Чөгендерне вак угычта уыгыз, алай иткәндә суты күбрәк бүленә, төсе дә яхшы чыга.
- Уылган чөгендерне табага аз гына май салып башта кыздырып алыгыз, аннары шулпа өстәп, капкачын каплап, әзер булганчы томалап пешерегеч.
- Чөгендерне шулпага барлык яшелчәләрдән — кәбестә, кишер, суган, бәрәңгедән соң салырга кирәк.
- Чөгендер бәрәңге күләмендә булса тәмле.
- Чөгендер салыр алдыннан, шулпага 1-2 аш калагы лимон суты яки 1 аш калагы аш серкәсе салыгыз.
- Аш пешеп чыгарга 10 минут кала төелгән борыч, вакланган сарымсак, аз гына шикәр комы салып җибәрегез.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев