Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Бакчачыларга киңәшләр

Борыч һәм помидорлар нык булып үссен өчен киңәшләр.

Кычыткан яфракларын төнәтеп (1 өлеш кычытканга 10 өлеш су) борыч төбенә сипсәгез яфраклары куе булыр. Борыч чәчәк ата башлаганда көлле су ярдәмгә килер. Аның өчен 2-3 стакан көлне 10 литр суга салып, бер тәүлек тотарга. Үсентеләргә сибәргә. Яфраклары вак булып, чәчәкләре дә коела башласа, бор кислотасын куллана аласыз. Пычак очы белән генә бор кислотасы порошогын алып, 10 литр суга салып болгатыгыз. Бераздан шул суны борыч яфракларына бөркегез. Моны борыч чәчәк атканда эшләргә кирәк.

Помидорны фитофтороз зарарламасын өчен, аны бәрәңгедән ераграк утыртырга тырышыгыз. Бәрәңге бу чиргә тиз бирешә. Помидорны ике ел рәттән бер үк урында, шулай ук бәрәңге үскән җиргә утыртмыйлар. Фитофтороздан саклау өчен 200грамм сарымсакны (яки сарымсак укларын) төеп, 10 литр суга салырга һәм 10-15 көн саен шул суны помидор яфракларына сибегез.

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев