Аш-су бүләсендә киңәшләр
Төрледән-төрле

Аш-су бүләсендә киңәшләр

Хуҗабикәләргә 10 киңәш.

  • Ипи тиз искермәсен өчен, ул саклана торган савытка чи бәрәңге кисәге куегыз.
  • Иттарткыч аша иң соңыннан чи бәрәңге чыгарсагыз, аны юу җайлырак була.
  • Яшелчәләрне пешергәндә, витаминнары саклансын өчен, агач кашык белән генә болгатыгыз.
  • Сырның киселгән ягы кипмәcен өчен, ул ягына атланмай сылагыз.
  • Чәйгә саласы лимонны (бөтен килеш) кайнар су белән юсаң, аның исе яхшырак чыга;
  • Сөттән бушаган савытны башта салкын су, аннары гына кайнар су белән юарга кирәк.
  • Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.
  • Каткан сырны 1 сәгатькә сөткә салып торып яңартырга була.
  • Ит белән балыкны фольгага төреп пешерсәң, алардагы файдалы матдәләр күбрәк сакланып калачак.
  • Кызыл чөгендерне тозлы суда пешермәгез. Югыйсә аның тәме бозыла.

Әлмәт Таңнары.

Фото: «Туганайлар».


Нет комментариев