Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Табиб иртәнге ашның мөһимлеге турында сөйләде

Организмның баланслы халәтен саклап калу өчен иртәнге ашны ашарга кирәк. Бу хакта русиялеләрне гастроэнтеролог, гепатолог Людмила Соснина кисәтте.

Ул моны организмда йокыдан соң стресс гормоны - кортизол дәрәҗәсе артуы, һәм аны киметү өчен ашарга кирәклеге белән аңлатты. Белгеч сүзләренчә, нәкъ менә иртән ашказаны-эчәк тракты органнары нәтиҗәле эшли һәм ферментлар актив була.

- Иртәнге сәгатьләрдә ашыйсыз икән - ашказаны-эчәк тракты эшли башлый, юан эчәкнең бушануы стимуллаша, үт куыгында үт тоткарлану куркынычы кими, - дип билгеләде Людмила Соснина.

Моннан тыш, эш өчен баш миенә һәрвакыт глюкоза кирәк, шуңа бәйле рәвештә иртән углеводларга бай ризык ашау яхшырак.

Табиб ассызыклаганча, эш көне алдыннан организмның балансын һәм тотрыклы эшен саклау өчен иртәнге ашны калдырмаска кирәк. Әгәр дә алда бернинди физик хезмәт эшчәнлеге булмаса, иртәнге аш белән бераз сабыр итәргә һәм инде беренче тапкыр төшке аш вакытында ашарга мөмкин.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев