Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Нарат күркәсеннән файдалы кайнатма рецепты

Нарат күркәсеннән ясалган кайнатма астма, грип, ангинадан дәва.

Яшь нарат күркәләрен май аеннан башлап июнь урталарына кадәр җыялар. Аннан бик тәмле һәм файдалы кайнатма килеп чыга. 

1ысул. Кайнатма өчен 750 грамм су, 1 кг күркә, 3 кг шикәр комы кирәк. Кичтән күркәләрне суга салып калдырырга. Иртән сөзәргә, шикәр комы салып, 5-10 минут кайнатырга. Кайнаган ширбәткә күркәләрне салырга һәм сүрән утта 20 минут кайнатырга. Кайнатма суынгач, тагын 20 минут кайнатып алырга. Шулай итеп өч тапкыр эшләргә кирәк, шул вакытта кайнатма куе булачак. Кәстрүльнең капкачын каплап кайнатсагыз күркәләр йомшак булачак.

2 ысул. 0,5 литр су, 1 кг. шикәр комы, 1 кг. нарат күркәсе, 100-200 грамм кедр чикләвеге кирәк. Нарат күркәләрен салкын суда юабыз һәм салфеткага таратып салып киптерәбез. 0,5 литр суга 1 кг. шикәр комы кушып сироп әзерлибез. 1 кг. нарат күркәсен әзер сиропка салып, 20 минут чамасы кайнаткач, сүндерәбез. Һәм 12 сәгать шул килеш тотабыз. Аннан соң, алсу гәрәбә төсенә кергәнче (40 минут чамасы) кайнатабыз. 5 минут кала, 200 грамм чистартылган кедр чикләвеге кушабыз (100 грамм да җитә). Вареньены кайнар килеш стерильләштерелгән коры банкаларга тутырып, капкач ябып, өстен калын сөлге белән каплап куябыз. 

3 ысул. 500 гр яшел нарат күркәсе, 1 кг шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы лимон кислотасы кирәк булачак. Күркәләрне юасы, су, шикәр комы салып, 20 минут сүрән утта кайнатасы. Уттан алып, «ял» иттерәбез, аннан кире утка куеп, лимон кислотасы өстисе. Болгатып 30 минут буе сүрән утта кайнатасы.

Көненә 2-3 кашык кайнатма белән чәй эчкән кеше сәламәт булачак. Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев