Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Ютәлегез озакка сузылдымы?

Бу чирдән җәфаланучыларга берничә киңәш.

Бер баш суганны вак кына тураганнан соң, чәй пешергән кебек, өстенә кайнар су коеп, биш минут чамасы каплап тотасың. Шуны ике-өч минут эчендә аз гына йотымнар белән эчеп куясың.


Бал, глицерин һәм лимон сутын бер өлештә алып, яхшылап бутарга һәм көненә өч тапкыр берәр чәй калагы кабып куярга киңәш ителә.
Каен яфрагын чәй кебек төнәтеп, көн буе аз-азлап эчәргә.


Эвкалипт яфрагы яисә бөтнек белән ингаляция даими ясау каты ютәлне дә басарга мөмкин. Әлеге үләннәрнең эфир маен да кулланырга була.


Ютәл төшкәндә кишернең дә файдасы тия. Кыргычтан үткәрелгән кишерне ярты литр сөткә салып, кайнатып чыгарарырга һәм сүндереп куярга. 15-20 минут каплап тотканнан соң, сөзеп, көн дәвамында җылы килеш әз-әзләп кенә эчәргә кирәк. Кишерле-сөтле төнәтмә көчле ютәлне басарга ярдәм итә, авырганда хәлне җиңеләйтә.
Озакка сузылган ютәлне фенхель (укропның бер төре) салып кайнатылган сөт белән йомшартырга була. Аны йокларга ятар алдыннан йотымлап кына эчәргә кирәк.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев