Төрледән-төрле ни төрле

Яңа ел пирогы мандаринлы була!

Аны әзерләү бик җиңел. Ә өйгә тәмле булып мандарин исе тарала.

Безгә кирәк булачак:
мандарин – 4;
он – 250 грамм;
шикәр – 150 грамм;
йомырка – 2;
каймак (шәһәрнеке) – 150 грамм;
акмай – 50 грамм + табаны майлау өчен дә бераз;
вакланган апельсин кабыгы – 1 кашык;
камыр йомшарткыч – 2 чәй кашыгы (өеп.)

Йомырка белән шикәрне яхшылап күпертәбез, каймак, апельсин кабыгы, камыр йомшарткыч, он кушып, камыр ясыйбыз.

Табага пергамент җәеп, май сөртәбез, камырны салабыз.
Камыр өстенә матур итеп мандарин бүлемнәрен тезеп чыгабыз. Мандариннар өстенә зур булмаган кисәкләргә бүленгән акмай салабыз.

Мичтә 30 минут пешерәбез.
Тәмле булсын!


Нет комментариев