Бархатцы чәчәкләре бакчаны матурлап кына калмый, алар бик файдалы да
Бархатцы куакларын көзен ташламагыз, тамырлары белән бергә ваклагыз. Барлыкка килгән массаны туфракка сибеп, казыгыз. Бу – бакча җиләге, суган, помидор, кишер, кәбестә, сарымсак өчен бик файдалы. Төрле авырулар һәм корткычлар белән көрәшергә ярдәм итә.
Бархатцы – бакча җиләге үстерүдә чын ярдәмче. Алар нематода, фузариоз, антракноз, тамыр черүгә каршы булыша. Җиләк түтәлләрендә туфракка вакланган бархатцыларны салып чыгыгыз. Җиләк утыртканда бу массаны чокырга салыгыз. Бу хакта «Интертат» яза.
Бу чәчәкләр компост өчен дә файдалы. Вакланган бархатцыны компост чокырына салып, өстенә былтырга компостны каплагыз.
Туфрак өчен бархатцы тамырлары да файдалы. Өстен кисеп, тамырларын калдырсаң, алар микроэлементлар һәм дым саклау өчен әйбәт, һава циркуляциясен арттыра.
Бархатцы куаклары – кышка шәп җылыткыч, дымны саклый, корткычларны куалый, шул исәптән тычканнар белән куяннарны да, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев