Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бәрәңгеле коймак та тәмле була

Файдалы һәм тәмле бу коймакны пешерү өчен кыйммәткә төшми.

Аның өчен кирәкле продуктлар:

– бик нык вакланган солы ярмасы – 1 стакан:

– эре бәрәңге – 3-4данә;

– сарымсак – 2-3 бүлем;

– туралган петрушка – бер уч;

– кайнар су – 1,5 стакан;

– куркума – ярты чәй калагы;

– тоз, борыч – тәменчә.

Кәстрүлгә солы ярмасы салып, өстенә кайнар су коябыз. Кәстрүл капкачын ябып, бер сәгать җылы урында тотабыз.

Бәрәңгеләрне әрчибез һәм вак тишекле кыргычта уабыз. Суын сыгабыз. Ә бәрәңгесен бүрттерелгән солы ярмасы янына, суга салабыз. Өстенә сарымсак сыттырабыз, куркума, петрушка, тоз һәм борыч өстибез. Коймак камыры кашык белән алырлык куелыкта булырлык итеп, тагын су өсти аласыз. Майлы кызган табада ике ягы да кызгылт сары төскәк ергәнче пешерәбез. Мондый коймакны каймак яки горчица белән ашарга була.

Мондый коймакны камырына гөмбә, кәбестә, яшел суган кушып та пешерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев