Балык шашлыгы
Төрледән-төрле ни төрле

Балык шашлыгы

Тәмле балык шашлыгын әзерләп карагыз әле

  • майлы диңгез балыгы – 1,4 килограмм,
  • башлы кызыл суган – 600 грамм,
  • тоз – 25 грамм,
  • укроп (сабагы белән бергә) – 7 грамм,
  • газлы су – 200 грамм,
  • помидор – 260 грамм,
  • ак борыч – 2 грамм,
  • песок – 5 грамм

Балыкны эре кисәкләргә бүләбез, боҗралап туралган башлы суган, помидор, тоз-борыч, песок һәм газлы су салып болгатабыз. Ярты сәгатьтән соң, балык кисәкләрен помидор, башлы кызыл суган белән аралаштырып шампурга тезгәч, майлыйбыз һәм мангалдагы утлы күмер өстендә пешерәбез.


Нет комментариев