Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бәйрәмнәрдән соң ничек рәткә керергә?

Яңа ел бәйрәмен барыбыз да көтеп алабыз. Ләкин бәйрәмнән соң кайберәүләрдә сәламәтлек белән проблемалар, күңел төшенкелеге дә башланырга мөмкин. Моны булдырмас өчен белгечләр берничә киңәш бирә.

Шулпасыз ярамый!
Яңа елны шампан шәрабы һәм башка алкогольле эчемлекләр кулланып каршыладыгызмы? Тәмле сыйлар кулланып берничә көн «корсак бәйрәме» үткәрдегезме? Җитеп торыр, туктарга кирәктер. Ашказанын ял иттереп, гадәти тормышка кайтыр өчен көнне яңа пешкән шулпадан башлагыз. Аннан соң озак итеп саф һавада йөреп керегез. Көн дәвамында артыгын ашамыйча, җиңел ризыклар белән тукланыгыз. Яшелчә-җимешләргә өстенлек бирегез.

Йокыда да чама кирәк!
Яңа ел төне йокысыз үткән булса, табиблар икенче көнне озак итеп, йокы туйганчы йокларга киңәш итә. Ләкин Яңа ел бәйрәмнәрен йоклап үткәрмәгез! 10 көн буе озак итеп, артыгын йоклау сәламәтлек өчен зыянлы булырга мөмкин. Соңыннан эш ритмына кереп китү дә авыр булачак. Бәйрәмнән соң бер көн озак итеп йокладыгыз, җитте, калган көннәрне режим буенча яшәргә тырышыгыз. Озак йоклау урынына, күбрәк саф һавада йөрү файдалырак, дип билгели белгечләр.

«Баш төзәтү» тыела!
Бәйрәм иткәннән соң, авырткан башны яңа порция алкоголь белән «төзәтергә» һич ярый торган эш түгел, дип ассызыклый табиблар. Шулпа һәм сөт ризыклары, аеруча әче сөт ризыклары, интоксикацияне киметергә ярдәм итәр. Тозлы кыяр суы хакында да онытмагыз.
Табиблар билгеләвенчә, организмда эчелгән алкоголь эшкәртелеп бетмичә, яңа порция куллану бик начар. Ә ул өч көннән өч атнага кадәр эшкәртелергә мөмкин. Сәламәтлегегезне хәвеф астына куймагыз!

Ач тору дөрес түгел!
Кемнәрдер «корсакта урын булсын» өчен бәйрәмнәр алдыннан ач торырга тырыша. Бу дөрес түгел. Бәйрәм башлангач, сез үзегез дә сизмичә, артыгын ашап ташларга мөмкин. Ә бу ашказаны-эчәклек трактындагы функциональ тайпылышларга китерәчәк.

Бәйрәмнән соң да формага керер өчен ачлык игълан итмәгез. Үз-үзегезне гаепләүдән туктап, нормаль режимга кайтырга кирәк. Көчле ашыйсы килү теләге кичерү начар. Моны булдырмагыз. Кичен соң һәм күп ашаудан гына баш тартыгыз. Кичтән иң яхшысы — кефир яисә катык.

Дарулар белән сак булыгыз
Күпләр ашкайнатуны рәткә кертер өчен ферментлар куллана. Ләкин аларның дару преператы икәнен онытырга ярамый. Контрольсез һәм чамасыз, табиб кушуыннан башка дару куллану тыела. Ферментлы табигый ризыклар куллану дөресрәк булыр. Сөт ризыклары. Яшелчә-җимешләр. Табиблар көн саен 400 грамм төрле яшелчә ашарга киңәш итә. Алар пешкән дә, пешмәгән дә булырга мөмкин. Бәрәңгедән тыш, калган барлык яшелчәләр — аз калорияле.

Шулай ук бәйрәмнән соң иртәне аспиринлы препаратлар белән башлау да дөрес түгел. Сәламәтлеккә сак карагыз!
Физик активлык мотлак

10 көн ялны ашап һәм йоклап кына үткәрү — бик зур хата. Бу көннәрне сәламәтлекне яхшыртуга багышлап була бит! Аның өчен көн саен саф һавада йөрергә һәм физик яктан актив булырга кирәк. Чана, чаңгы, тимераяклар белән дуслашып алыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны үзегез белән алыгыз. Ышаныгыз, бу күңелле мизгелләрне озак искә алачаксыз әле. Ә яхшы кәеф — үзе дәва!

Мунча яшәртә дә!
Организмны чистарту, сәламәтлекне ныгыту, бәйрәм иткәннән соң рәткә керү өчен мунча бик файдалы. Үләнле чәйләр, минераль су эчеп, рәхәтләнеп чабыныгыз, юыныгыз. Яшәреп киткәндәй булырсыз! Ләкин өшемәгез.

Мунча керү мөмкинлеге булмаганнар тозлы ванналарга өстенлек бирсен. Тоз, вакланган имбирь салынган җылы суга йокы алдыннан аякларны тыгып утыру да бик файдалы.

Күңел төшенкелегенә бирелмәгез!
Сер түгел, озайлы бәйрәм көннәреннән соң кайберәүләр күңел төшенкелегенә бирелә. Ни өчен? Моның сәбәпләре берничә булырга мөмкин. Күпләр бәйрәм алдыннан барысына да өлгерергә тырышып, нерв киеренкелеге кичерә. Кайберәүләр артыгын көтә, күпкә өметләнә. Кемнәрнедер гадәти тормыш ритмы бозылып тору сафтан чыгара. Бу хәлләрдән күңел төшенкелеге булмасын өчен нишләргә?

Бәйрәмнән артыгын көтмәгез. Булганына шөкер итеп, шатлана белегез. Әкияттәгедәй могҗиза көтмәгез, могҗизаларны якыннарыгызның елмаюында, табигатьнең матурлыгында күрә белегез.

Үз өстегезгә артык җаваплылык алып, кемгәдер «алтын таулар» вәгъдә итмәгез. Эшне якын кешеләрегез белән бүлешеп башкарыгыз.

Үзеңне борчыган ниндидер проблемадан арыну өчен башкаларга ярдәм итәргә киңәш бирә психологлар.

Ә сафтан чыкмас, соңыннан күңел төшенкелегенә бирелмәс өчен, озак һәм артыгын бәйрәм итмәгез. Гадәти режимга тизрәк кайтыгыз һәм югарыдагы барлык киңәшләрне үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев