Чираттагы җиңел әзерләнә торган рецепт. Көндезге hәм кичке ашка әзерләргә менә дигән.
Кирәк булачак: Бозау яки тавык ите - 500гр., суган - 2 баш, кишер - 1шт, тозлы кыяр 3-4шт., бәрәңге 9-10шт., сарымсак 2-3шт., тоз, борыч, томатная паста - 1 аш калагы, сыек май.
Эш тәртибе:
Барлык яшелчәләр hәм ит озынчалап,суган ярымшалап турала. Итне майда кыздырабыз. Иттэ «корочка» барлыкка килгәч суган белән кишерне салып 5 минут кыздырабыз. Өстен каплап 30-40 минут томалап пешерәбез.
Томат пастасы hәм тозлы кыярны салып 10-15 минут пешерәбез. Бәрәңгене аерым май салынган табада тышы кызарганчы кыздырып алабыз.
Бәрәңгене ит янына салып тоз-борыч сибәбез. Болгатып 5 минут тотабыз.
Нет комментариев