Төрледән-төрле ни төрле

Алма белән апельсин джемы

Тәмле булсын!

Кирәк әйберләр: 3 кг алма, 4 апельсин, 3 кг шикәр комы. Алмаларны юып, эчен алып, сулы кәстрүлгә салып пешерергә куябыз.

Алмалар тулысынча эреп беткәнче пешерәбез. Шуның өстенә иттарткычның вак тишегеннән чыгарылган апельсин белән шикәр комын өстәп, кайнатуны дәвам итәбез.

Гел болгаткалап торып, 15–20 минут пешерәбез. Сүндереп, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплыйбыз. Аз гына крахмал өстәп, бәлеш эчлеге итеп тә кулланып була.

Чыганак


Нет комментариев