Җәмгыять бу, җәмәгать рубрикасы буенча яңалыклар
-
Баш редактор сүзе
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
-
“Күк кабагы ачылыр”...
Ямаш Игәнәй 1938 елда Сарман районы Ләке авылында дөньяга килә. Анда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, укуын Сарман урта мәктәбендә дәвам итә. 1958 елда Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Башкортстанда шушы юнәлештә эшли. Кабат Сарман районына кайтып, Рантамак, Азалак авылларында балалар укыта. Читтән торып Казан университетында укып, журналист һөнәре ала. Мамадыш районы...
-
АЖДАҺА ЕЛЫ НӘРСӘСЕ БЕЛӘН ИСЕГЕЗДӘ КАЛДЫ?
2013 елдан ниләр өмет итәсез? Әлеге сорауларны газета укучыларыбызга биреп, алардан түбәндәге җавапларны алдык.
-
95 еллык иҗат юлы
Мамадышлылар имеш-мимешләргә карап тормаганнар, "Нократ" газетасының 95 еллык юбилеен 21 декабрьдә, нәкъ менә дөнья бетәсе көнне үткәрергә булганнар. Район культура йортына җыелган халыкның күплеген исәпкә алсаң, дөнья бетүгә ышанучылар Мамадышта бөтенләй дә булмаган, күрәсең. Шулай да, бәйрәм сценариесе барышында дөнья бетүгә бәйләнешле урыннар, уенын-чынын бергә кушып, шактый еш кабатланды.
-
КАЗАНДА ӘЙБӘТМЕ, ЧАЛЛЫДАМЫ?
Бәхетемә каршы, миңа де-кабрьнең 15нче числосында Казанда "Туганайлар" гәҗитенең 10 еллык бәйрәмендә катнашырга туры килде. Чаллыда чыгып килүче газетаның бәйрәмен нигә Казанда үткәрәләр икән, укучылары Чаллы төбәгендә күбрәк бит, югыйсә, дип аптыраган идем.
-
Авылны кемнәр яшәтә?
Кайбер авылларга барабыз да, әле ярый мәктәбе бар, клубы эшли, дип сөенеп кайтабыз. Алар да булмаса, әкренләп бетүгә таба баручы авыллар бөтенләй җансызланып калырлар иде, мөгаен. Алабуга районы Шүрнәк авылының иске клубы да, башка типовой, яңа культура үзәкләре кебек әллә каян үзенә тартып тормаса да, биредә эшләүчеләрнең ничек тә халыкны...
-
Хезмәтләре онытылмый
Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында беренче типовой мәктәп салдыруга зур өлеш керткән Федор Петрович Крючковны авылдашлары әлегә хәтле истә тоталар.
-
“Изге чаша” чишмәсе яңартылды
19 декабрьдә, Яктыртучы һәм кодрәтләр кылучы Изге Николай көнендә, Мамадышта "Изге чаша" чишмә комплексы төзелеп аруландырылды.
-
Время вспоминать…
Традиционно в начале декабря в Заинском краеведческом музее проходит встреча с ветеранами боевых действий и родителями погибших солдат в Чечне. Дата 11 декабря 1994 года не вошла в официальную сводку новостей, когда Президент Российской Федерации Борис Ельцин подписал Указ № 2169 «О мерах по обеспечению законности, правопорядка и общественной безопасности...
-
“Ак каз” юлы
22 ноябрь көнне Алабуга шәһәренең "Ак каз" керәшен халык фольклор ансамбле үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Культура йортының фойесында оештырылган бу юбилей кичәсе күңелдә ике төрле тойгы калдырды. Беренчесе - сөенечле - ул "Ак каз"ларның инде менә 25 ел буена яшәп килүләреннән, ансамбльдә көчле җырчылар булудан туган шатлыклы хис....
-
Күңелендә һаман яз башы
Зәй районы Югары Баграж авылында туып, гомеренең күпчелек өлешен Чаллы шәһәрендә яшәп үткәрүче Юлиан Макарович Герасимов әле күптән түгел 90 яшьлек юбилеен үткәрде. Шул уңайдан ул "Күңелемдә һаман яз башы" дигән китабын бастырып чыгарды.
-
Рәхмәт сезгә!
Теләче районының иң матур җирендә, урманга сыенып Субаш авылы урнашкан. Авыл уртасында замана җилләренә бирешмәскә тырышып, чал тарихлы мәктәбебез оптимизация вакыйгаларыннан соң үзенең яшәвен дәвам итә. Ул бу төбәктә иң өлкән мәктәпләрнең берсе. Аның туган елы XIX гасырга барып тоташа.
-
Чишмә – очрашу урыны
Редакция почтасына әледән-әле хатлар килеп тора. Элемтәне югалтмыйча, даими хәбәрләшеп торучы укучыларыбыз булу үзе бер бәхет. Шундыйлар арасында Чаллы шәһәрендә яшәүче Галина Камашева (Портнова) да бар.
-
Бөтендөнья пәрәвезе – яхшымы, начармы?
Бүгенге көндә компьютеры булмаган семья да сирәктер. Компьютерың бар икән, димәк, интернет челтәргә дә тоташкансың, дигән сүз. Чөнки Интернетсыз компьютер ул - утынсыз мич кебек, ни җылысы, ни башкасы, дигәндәй... Дөньядагы һәрнәрсәгә кагылышлы сорауларга җавап таба торган шушы акыллы "челтәр"дән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмый башладык. Бер яктан...
-
Киләчәгебезне кайгыртып
18 октябрь көнне Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Фершампенуаз авылында туган якны өйрәнү буенча "Нагайбакское наследие" дип аталган укулар үтте. Мондый чара нагайбак җирендә икенче тапкыр уздырыла. Аның беренчесен 2003 елда тарихчы Алексей Маметьев оештыра. Нагайбак районы төзелүгә 85 ел тулу алдыннан үткән әлеге укуларда нагайбаклар культурасының бүгенге хәле, киләчәге мәсьәләләре,...