Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Апрель аеның икенче санына анонс

“Туганайлар” газетасының 8нче (492) санына кыскача күзәтү.

Газетаның 1нче битендә – Җиңүнең 78 еллыгына багышланган шигырь, “Туганайлар”ны укучының хаты, “Айбагыр” этносменасы турындагы хәбәр.

2нче биттә – ил-көн яңалыклары,. Махсус хәрби операциядә катнашучы керәшен егете мәктәп укучыларына нинди киңәшләр биргән? Анысын да белерсез. СВОдагыларга  авыл халкының ярдәме турында да укырсыз.

3нче биттәге Олы көн  бәйрәменә күзәтү. Түбән Кама керәшеннәре ни өчен бергә җыелган? Ул хакта да шушы биттәге язма сөйләр.

4нче бит, тулысынча, Мамадыш районының Владимир мәктәбе педагоглары Бачковларга багышланды. Мәктәп директоры Елена Алексеевна хәзерге укучыларга ниндирәк бәя бирә икән. Әңгәмәне ахырына кадәр укыгыз әле...

5нче биттәге язма Мәскәүне җыр белән яулаган карендәшебез Алина Лукьянова, аның тормышы, иҗаты, хыяллары белән таныштыра.

6нчы биттә Татарстанның халык артисты, бөек җырчы Нәфисә Василова буларак танылган карендәшебез Анастасия Васильеваны искә алу кичәсеннән әзерләнелгән репортаж урын алды.

7нче биттәге язманы укыгач, сез халкыбызның мәңгелек бай мирасларыннан булган керәшен хатын-кызының баш киеме – сүрәкә, мәләнчек, ак яулык турында  яңа мәгълүмат алырсыз.

8нче биттә исә Мари Эл республикасындагы Кече Носла авылы, андагы карендәшләребез тормышы, Римма һәм Василий Ивановларның уңган гаиләсе турындагы язма бирелде.

9нчы биттә редакциябез тарафыннан  март аенда ВКонтакте социаль челтәрләрендә оештырылган беренче “Керәшенчә марафон”га килгән язмаларның берничәсен укый аласыз.

10нчы биттәге “Белемнек” рубрикасындагы язмалар да уйланырга этәрер. Олы көн атнасында һәм аннан соң да 40 көн буе нәрсә эшләргә, үзеңне ничек тотарга кирәк – барысы турында да язылган. Авырган чакта, саташулы төш күргәндә укыла торган иманнарны да истә калдырыгыз. Бу биттәге бер фото тарихы да игътибарыгыздан читтә калмас.

11нче биттә мәктәп директоры, Питрәч районы газетасы редакторы булган Николай Александровның яңа җыентыгына кергән шигырьләрен укырсыз. Танылган язучы Аяз Гыйләҗев ни өчен Сарман ягы керәшене, укытучы Александра Герасимовага рәхмәтле? Бу биттәге язмага күз салгач, аңларсыз.

12нче биттәге төрле язмалар арасында бала коендырганда әйтелә торган юаткычлар, шашлык әзерләү серләре, бакчачыга киңәшләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев