Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Югары Баграж - илебезгә дәрәҗәле чын ир-атлар үстергән керәшен авылы

Авыл халкы батырларны да, батыр аналарны да үзенчә хөрмәтли

22 февральдә Югары Баграж авыл мәдәният йортында Ватан саклаучылар көненэ багышланган “Без һәрвакыт сакта!” дип исемләнгән зур кичә үткәрелде. Кичәгә әфган һәм чечен сугышы ветераннары Краснов Н.В., Коронов Н.И., Емельянов Н. В. чакырылган иде. Алар сугышчан бурыч үтәгән вакыт истәлекләре белән уртаклаштылар. Ватанны саклау һәр чын ир-егетнең бурычы һәм мактаулы хезмәт икәнлеген ассызыкладылар. Авылдашлары улы Николай Короновны 2 ел буе ут йотып көткән Наталья Александровнаның истәлекләрен тын да алмыйча тыңладылар.

Ил-көннәр тыныч булганда,  егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү ул. Безнең авылда да егетләрне солдат хезмәтенә озату  бөтен авыл халкын берләштерүче матур йола булып санала.

Узган көзне авылыбыз илне сакларга чечен сугышы ветераны Емельянов Николайның улы Алексейны озатты. Бугенге көндә Алексей Һава космик гаскэрләрендә хәрби бурычын үти. Кичәне алып баручылар һәм авылдашлары Алексейга хезмәтен имин үтәп кайтуын теләделәр.

Югарыбагражлыларны Ватан сакчылары көне белән котларга килгән, авылдашлары Олимпия чемпионы Ф.П. Симашевның дусты, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре П.С. Уразайкинның чыгышы кичәгә тагын да ямь өстәде.


Югары Баграж мәдәният йорты директоры Г.Ш. Хрипунова,

Автор фотолары 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев