Зәй районының Кашка тау итәгендә Питрау узачак
12 июль көнне Зәй районының Кашка тау итәгендә Питрау бәйрәме кичке сәгать 17:00дә башланачак.
Зәй районының Әхмәт авылыннан булган Ольга Афонованың Питрау турындагы шигырен тәкъдим итәбез.
Сихри бәйрәм
Керәшенемнең зур бәйрәме
Пирау бәйрәме җитте.
Бу көнне җиләк-җимеш,
Чәчәкләр бүләк итте.
Питрау тәкыясе үрдем,
Шул чәчәкләрне җыеп.
Ел буе аны саклармын
Сихри хикмәтен тоеп.
Питрау –җитте – җәй үтте, дип
Борынгылар әйткәннәр.
Җәйнең шушы матур көнен
Зурлап бәйрәм иткәннәр.
Керәшенемнең Питравы ул,
Татарның Сабантуе.
Иң изге теләкләр теләнә
Бүген көннең көн буе.
Заманалдар үзгәрә дип.
Йолалрны онытмыйк.
Һәр ел саен Кашка тауда
Очрашырга тырышыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев