Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Заман» үзәгендә милли очрашу узды

Җанлы очрашуда мәктәп укучылары катнашты.

Түбән Кама шәһәренең «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә "Керәшен" җәмгыяте вәкилләре белән очрашу узды. Чарага шәһәрнең 27 урта белем бирү мәктәбе укучылары чакырылган иде. 

Түбән Кама керәшеннәре җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары Эльмира Ситдикова һәм "Сүрәкә" халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина укучыларга керәшеннәр турында сөйләде. Тарихи фактларны, традицияләрне, милли бәйрәмнәрен, аш-сулары турында да бик күп мәгълүмат бирделәр.

Иң кызык өлеше: Эльмира Римовна һәм Ольга Владимировна үзләре киеп килгән милли киемнәре турында сөйләделәр. Теләгән һәркем костюмнар киеп, фотога төшә алды. 

Очрашу җанлы һәм күтәренке рухта узды, мондый чаралар дәвамлы булыр, дигән теләктә калды үзәк хезмәткәрләре.

Фото: "Керәшен" җәмгыяте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев