Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй музеенда чернобыльчеләр белән очрашу узды

Чернобыль фаҗигасе зонасына Зәй районыннан 106 кеше җибәрелгән, алар арасында керәшеннәр дә шактый.

26 апрельдә Зәйнең 1нче мәктәбендә VIII “А” сыйныфы укучылары өчен радиация аварияләрендә һәм һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан «Җир – безнең уртак йортыбыз» дип аталган чара узды.
Чараны Зәй туган як тарихын өйрәнү музее оештырды.

Укучылар белән очрашуга район чернобыльчеләр иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Атласов, Чернобыль атом-электр станциясендәге һәлакәтне бетерүдә катнашкан Федор Ханов, Тәлгать Мәрдәнов, Тоцкийда өйрәнүләр узган тыл ветераны Мөхәммәтситдыйк Фазлыев килде.

Валентин Александрович укучыларга авариянең беренче сәгатьләре, 20 яшьлек егетләрнең батырлыгы турында сөйләде.

-Чернобыль фаҗигасе зонасына Зәй районыннан 106 кеше җибәрелгән. Бүгенге көндә Зәйдә Чернобыль АЭСындагы һәлакәт, «Маяк» җитештерү берләшмәсендәге авария нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган һәм аларга тиңләштерелгән 49 кеше исәпләнә, аларның бишесе Иске Зәйдә яши, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Мөхәммәтситдыйк Фазлыев 4 ел армия хезмәтен Тоцкий шәһәрендә үтә. Ул биредә атом-төш коралын сынап карауда катнаша. Шуның өчен дә
ул гади ветеран гына түгел, ә “яшерен” тамгасы астында җиде йозак белән бикләнгән вакыйгаларның үзәгендә булган кеше, махсус риск подразделениесе ветераны булып санала.

Федор Хановны 1988 елның гыйнварында Чернобыль атом-электр станциясендәге фаҗигане ликвидацияләүгә җибәрәләр. Ул биредә өч ай төзелеш бригадасы составында хезмәт куя. Кирпеч стеналарны ватып, төяп озаталар, яңасын күтәрәләр. Шул рәвешле станциянең радиация фонын киметергә тырышалар.
Тәлгать Мәрдәнов атом энергиясе белән армия хезмәтендә үк очраша, ул стратегик ракетага ягулык салу җиһазларының өлкән механигы булып хезмәт итә. Хәрби тәҗрибәсен исәпкә алып, аны Чернобыльдәге авария нәтиҗәләрен бетерүгә мобилизациялиләр.

-Радиация тәэсире бер атнадан соң ук сизелә башлады. Минем белән бергә Чаллыдан һәм Башкортстаннан иптәшләр эшләде, Чаллы егете саркофагка беренче керүеннән үк бөтенләй күрү сәләтен югалтты. Яңа төзелгән саркофаг астында машиналар залында эшләдек, анда без прожектор кабелен сузу өчен стеналарны тиштек. Станциядә эш кырмыскалар оясын хәтерләтә иде, - дип искә ала ул көннрне Тәлгать Мөдәррисович.

Станциядә алар Федор Ханов белән еш очрашалар.
-Тәлгать Мәрдәнов Зәй музеена истәлеккә Чернобыль АЭСында аварияне бетерүдә катнашучыга бирелгән күкрәк билгесен бүләк итте, - ди Светлана Ивановна.


Клара Ермолаева
“Зәй яңалыклары”
Фотолар музейдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев