Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ырыу агачлары төзүче Роза Евдокимова: «Ярты авыл туган булып чыкты, белүче кеше генә юк»

«Керәшенчә марафон»да үзебезгә ни кадәр кызыклы карендәшләребезне ачабыз.

Бүген шуларның берсе белән таныштырабыз. Тукай районының Мәләкәс авылында туып-үскән Роза Евдокимованың үзе турында үзе язган язмасын тәкъдим итәбез.

"Мәләкәс авылыннан Роза Василий кызы булам. Шул авылда тудым, шул авылда үстем. Ике як канатым, ата-анам Мәләкәс авылыннан. Без бәләкәй чакта, мама эштә вакытта, кичләрен әбидә үткәрә идек. Әбигә кич утырырга күрше әбиләре керәләр. Шуларның гыйбрәтле вакыйгалар сөйләүләрен, үткән тормышларын искә алуларын бик кызыксынып тыңлый идем. Араларында, мине хәреф танырга, гарәпчә укырга өйрәткән, картаеп сукырайган, Мәйсәрә апа бар иде. Яшь чагында укытучы булган ул. Ләкин мин аның ул вакытын белмәдем. Мәйсәрә апа хәрефләр генә түгел, китаплар яратырга өйрәткән күрәсең. Алты яшьтә, беренче мәртәбә берүзем авыл китапханәсенә чыгып, беренче китабымны, кош тоткандай, алып кайтым. "Нечкәбил" дип атала иде ул. Бик яхшы уелып калган хәтергә...

Беренче баламны тапканан сон, егерме биш яшьләр тирәсендә, беренче тапкыр Мария әби ярдәме белән нәсел агачы төзи башладым... һәм ташладым. Икенче баладан соң тагын башланды һәм ташланды. Ә менә өченсесеннән соң, чын-чынлап тотындым. Ата-анам бер авылныкы булгач, бик зур килеп чыкты ул. Кайбер тармаклары 10-11 буынга кадәр җитә. Ярты авыл туган булып чыкты, белүче кеше генә юк.

Үземнекеләр генә аз булып тоелды, күрше тирәгә ясап бирдем нәсел агачларын. Шуннан авыл турында китап язарга булдым. Тамчылап-тамчылап җыям авыл тарихын. Архивлардагы материаллар белән, авыл халкы, мама ярдәме белән эшләнә бу эш. Мамам бик зур ярдәмче, чөнки күп кенә картлар юк инде, ә ул аларны белә.

Фотосурәтләр җибәрүче, үз гаиләләренең тарихлары белән уртаклашучы авылдашларыма бик зур рәхмәтлемен. Үзем генә җырып чыга торган эш түгел. Авыл тарихында һәр гаилә уз урынын алып тора." 

Роза Васильевна бик зур эш бөлән шөгыльләнә. Аның сәхифәсендә көн дә берничә язма чыгып тора: һәрберсенә фото, рәсем асты әзерли, фотолардагы кешеләрнең исем-фамилия, хәтта туган елларына кадәр белә. Аны бу изге эше өчен якыннары, авылдашлары һәрдаим бәхилләп, рәхмәт әйтеп тора һәм хөрмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев