Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үри Чаллысы керәшеннәре тарихына багышланган китап дөнья күрде

Бу көннәрдә, Балык Бистәсе районнының Үри Чаллысы авылында туган якны өйрәнүче Трофимова Мария Ивановнаның яңа китабын тәкъдир итү булган.

Ул бу китапны педагог Светлана Ермолаева белән берлектә язган. Яңа китап Үри Чаллысы керәшеннәре тарихына багышланган.

Мария Ивановна Трофимова – Балык Бистәсе легендасы, тарих укытучысы. Ул кешеләрне, вакыйгаларны, даталарны әйбәт хәтерли. РФ “Халык мәгарифе отличнигы”, “Татарстанның атказанган укытучысы”, “Хезмәт ветераны” исемнәренә лаек булган, “Мәгарифтәге казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнгән кеше.

Бәйрәм Евдокия Толстова оештырган музей йорты ишегалдында узган.

Район җитәкчесе Радик Исламов исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, туган як тарихын саклауга зур өлеш керткәне өчен Мария Ивановнага рәхмәт белдергән.

Мария Ивановна китап өчен мәгълүмат һәм материаллар җыюда ярдәм иткән һәркемгә һәм китапның автордашы Светлана Ермолаевага, туганы Мансур Габдрахмановичка спонсорлык ярдәме өчен рәхмәт сүзләре җиткергән.

Бәйрәмдә туганнары, якыннары, Үри халкы, күрше авыллардан кунаклар катнашкан. Барлык кунакларга бүләккә китаплар тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев