Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туган төбәкне өйрәнүчеләр өчен «Ыру агачы» дип аталган форум оештырыла

9 ноябрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә туган төбәкне өйрәнүчеләрнең II Бөтенроссия “Ыру агачы” (“Родовое древо”) форумы уздырыла.

Форумда керәшен авыллары тарихын өйрәнүдәге хәлиткеч мәсьәләләр; авыллар тарихын өйрәнү чыганаклары; керәшеннәрнең мәдәни һәм көнкүреш үзенчәлекләре; тарихи-мәдәни мирасны саклау ягыннан туган төбәк музейлары; авыллардагы фольклор ансамбльләрнең узганы, бүгенгесе һәм үсеш мөмкинлекләре; мәдәният һәм сөйләм теле ягыннан күптөрлелекне саклау; керәшен авыллары тарихы турында китаплар әзерләүдәге, бастырып чыгарудагы кыенлыклар һәм башка мөһим проблемалар турында сүз барачак.

Анда галимнәрнең, туган төбәкне өйрәнүчеләрнең, укытучыларның, студентларның, керәшеннәрнең тарихы һәм культурасы белән кызыксынучы кешеләрнең катнашуы көтелә. 

Форумда катнашу өчен гаризаны һәм язманы zgel21@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк. 

Форум Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, республиканың мәдәният министрлыгы, керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырыла. 9 ноябрьдә иртәнге сәгать 10да Җәкәү йортында (М.Худяков ур., 11нче йорт) башлана.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев