"Түгәрәк уен"ның сайлап алу туры
1 март көнне Балтач Мәдәният йортында "Иске Казан - Түгәрәк уен" республика фольклор конкурс-фестиваленең сайлап алу туры узды. "Этник музыка уен коралларында башкаручылар" номинациясендә Н.Г.Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасының 2 курс студенты Асадуллина Айсылу катнашты. Айсылу Балтач районы Югары Субаш авылы керәшеннәрендә сакланып калган...
1 март көнне Балтач Мәдәният йортында "Иске Казан - Түгәрәк уен" республика фольклор конкурс-фестиваленең сайлап алу туры узды. "Этник музыка уен коралларында башкаручылар" номинациясендә Н.Г.Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасының 2 курс студенты Асадуллина Айсылу катнашты. Айсылу Балтач районы Югары Субаш авылы керәшеннәрендә сакланып калган уен коралында - гөсләдә уйнады. Бу борынгы керәшен гөсләсендә уйнарга ул районның керәшен авылларында яшәүче осталардан өйрәнгән. Айсылуны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев