Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шигырь бәйрәмендә танылган карендәшләр дә катнашты

Түбән Кама керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова шәһәрдәге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Тукай һәйкәле янындагы традицион шигырь бәйрәме төрле милләттәге түбәнкамалыларны үзенә җыйды. Бәйрәмне ачу тантанасында муниципаль район башлыгы  Рамил Муллин, җирле керәшен мәдәни-этнографик җәмгыять председателеТамара Баһаветдинова, шулай ук, башка милли оешмаларның җитәкчеләре бар иде. Алар шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

“Кама таңнары” әдәби берләшмәсенә йөрүче шагыйрьләр үзләренең өр-яңа шигырьләрен укыдылар. Алар арасында танылган керәшен шагыйре – “Гомерем Питраулары” һәм Таң суы” җыентыклары авторы Никифор Тукмачев та бар иде. Шигырь бәйрәменә ел саен килүчеләр Никифор Ионовичның үз күңеле түреннән ташыган хисләренә кушып шигырь укуын инде илле елдан артык тыңлыйлар, сокланалар.

Бу шигырь бәйрәмендә татар шигырьләре белән беррәттән, рус шигырьләре дә яңгырый. Бәйрәмнең үзендә дә татар, керәшен, башкорт, рус, әрмән, молдаван һәм башка милләт кешеләре, мәктәп укучылары катнаша.

Заманында Тукай үзе дә шигырьләрендә Русиядә яшәүче халыкларның тарихи бергәлеге турында язган:

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

Тукай туган көнне – 26 апрельне – керәшен дөньясы аеруча дулкынланып көтте. Сәбәбе бик зур: галим, бар гомерен халкыбыз авыз иҗатын, фольклорны өйрәнүгә багышлап, милли сәнгатьне саклау һәм үстерүдәге хезмәте бәяләп бетергесез дәрәҗәдә зур булган Геннадий Макаров Тукай премиясенә тәкъдим ителгән иде. Ни кызганыч, керәшеннең олы шәхесе – республика гына түгел, Россия күләмендә халыкларның милли сәнгатенә үзеннән саллы өлеш керткән Макаровка дәүләт бүләге булган Тукай премиясе бирелмәде. Керәшеннәр арасында шәхсән үзенә генә Тукай премиясе бирелгән шәхесләрне таба алмадым. Хәтерем ялгышмаса, Григорий Родионов, Николай Дунаев, Роберт Андреев бу премияне иҗатчылар төркеме белән бергә алдылар.

Альберт Муклаков фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев