Кичәдә авылның тырыш гаиләләре катнашкан
Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы авылында, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан,"Капка төбе" бәйрәме үткәрелгән.
– Тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, бәйрәм көн уңаеннан, күрше-күлән ял итеп утырыр өчен капка төбенә җыелдык. Алдан утырасы капка төбендәге коймаларны чиккән сөйлгеләр белән бизәдек. Бу - бәйрәмебезгә миллилек өстәде. Берочтан дөрле дөнья хәлләре, яңалыклар турында сөйләштек. Күңелле уеннар уйнап, җырлашып кич утырдык, – дип хәбәр итте Бирдебәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Евдокия Толстова.
Нет комментариев