Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау Түгәрәк уены

Питрау көнне авылда яшьләрнең түгәрәк уеннары аеруча зурлап, бәйрәмчә итеп үткәрелә.

Күрше авыллардан бик күп кунак кызлар, егетләр, уган-тумачалар киләләр. Кызлар әбиләрдән һәм әниләрдән калган тәңкәле киемнәр кияләр. Түгәрәк уенда егетләр кунак кызларны биергә чакырсалар, болай дип җырлаганнар:

Менә җитте питраулар

Кунак кызлар аласыз.

Кунак кызлары киткәчтен,

Барыбер монда каласыз.

Түгәрәк уенда берәү уртага чыга да җыр башлап җибәрә. Аның буладырые такмаклысы, биеп әйтә торганы. “Уен киче” дип көтеп торадыр идек. Элекке өч көнгә бар иде уеннар.

“Питрау уены” дип култыклашып та, түгәрәкләшеп тә уйнарлар иде:

Безнең Җүкәче урамы

Себермәсәң дә матур.

Безнең авылның яшьләре

Читкә китсә дә кайтыр.

Без утырткан гөлләрнең

Тамырын корытмагыз.

Без гомергә тормабыз,

Безне дә онытмагыз.

Питрау көнне авылда иң зур, иң матур түгәрәк уен уйналган. Питраудан соң инде түгәрәк уенга чыгу  тукталган, чөнки хәзер авыл тормышындагы хуҗалык эшләре: “печән өсте”, аның артыннан “урак өсте” ялганып китә.

Ф.С. Баязитова,

Филология фәннәре докторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев