Кайберәүләр ыру тамгалары турында сүз чыккач, әкренләп үз тамгалары турында белгәннәрен язып безгә хатлар юллый башладылар.
Шундыйларның берсе – Мөслим районының Мөслим авылында яшәүче Роза Маракина( Тимашова)дан.
– Әти-әнием Сарман районының Түбән Чыршылы авылыннан. Әти – Иван Тимашов Демьян улы. Безнең нәсел тамгасы – К хәрефе рәвешендә. “Фамилиябез Тимашов булса да, безне – Көзмәнекеләр дип йөрткәннәр. Акыллы усал, уңган кешеләр булганнар”– дип, бабай әтигә сөйләп калдырган. Чокып ясалган әлеге тамганы хәзерге вакытта да лапаста күрергә мөмкин.
Нәсел тамгабыз – каты, койрыклы – К, ң- хәрефенеке кебек койрыгы бар, – дип аңлатты Роза.
Роза Маракина фотосы
Нет комментариев