Әлмәттә “Микулай”ны күрсәтәләр
Хәбәрләр

Әлмәттә “Микулай”ны күрсәтәләр

Спектакльдә Сарсаз Күл авылында япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның тормышы күрсәтелә

30,31 январьда Әлмәт шәһәренең татар дәүләт драма театрында “Микулай” дип исемләнгән моноспекталь премьерасы була. Әсәрнең авторы – Мансур Гыйләҗев. Моноспектакльне режиссер Марас Чеббур сәхнәләштерә. Төп рольне Рафик Таһиров башкара.

“Микулай”да Сарсаз Күл авылында япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның бер җәйге иртәдән башлап, икенче көннең таңына кадәр бер көне сүрәтләнә. Аның гомере – тормыш-көнкүрешен, мәхәббәтен, дөньяга мөнәсәбәтен ачкан, алай гына да түгел бөтен бер авылның язмышын эченә алган көне...

Шулай ук “Микулай” моноспектакле Г.Кариев театрында Ринат Әюпов җитәкчелегендә дә куелачак. Микулай ролендә – Камал театры артисты Олег Фазылҗанов һәм Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллин икесе ике составта уйнаячак. Казанда премьера 5, 14 нче март көнне үтәчәк.

 


Нет комментариев