Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кәтүк түти" җыруы Төркиядә яңгырый

Төркиядәге "Татар җырлары белән татарча өйрәнәбез" проектының чираттагы видеосын тәкъдим итәбез.

Татар мәдәниятен танытуга өлеш керткән шәхес – Ләвәнт Булут Төркиядә «Татар җырлары белән татарча өйрәнәбез — Tatar şarkılarıyla Tatarca öğreniyoruz» проектында Георгий Ибушев башкаруында булган "Кәтүк түти" җырын тәрҗемә иткән. Видеога астөшермәләрне (субтитрларны) Сәрдар Акташ куйган.

Кәтүк түти

Кәтүк түти иртүк торып

Суга киткән.

Кайтып җиткәч

Җыгылган да, суын түккән.

 

Кушымта:

Кәтүк түти, ник җылыйсың,

Авызың җәеп,

Синдә түгел, кызларда да

Була гаеп.

 

- Кәтүк түти, тәҗел-тәҗел

Кая бардың?

- Марҗый тутаң туйга киткән,

Сыерын саудым.

 

Кушымта.

 

Кәтүк түти судан кайтып

Пичкә җаккан.

Утыны чи булгангамы,

Җанмый җаткан.

 

Кушымта.

 

Кәтүк түти җөри торгач,

Алҗып беткән.

Әл алырга утырган да,

Җоклап киткән.

 

Кушымта.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев