Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2023” конкурсы финалистлары билгеле!

17 июнь көнне Казан шәһәрендәге Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Кряшен чибяре-2023» конкурсының сайлап алу этабының беренче көне узды.

Иң башта конкурсның башкарма директоры Юлия Дувалова бәйгене үткәрү һәм әзерлек этабының тәртибе белән таныштырды, узган елгы керәшен чибәрләре турында сөйләде. 

"Бу конкурс сезгә яңа мөмкинлекләр ачсын.  Бер-берегезгә ярдәм итеп, дуслашып, матур чыгышлар тәкъдим итегез. Нинди генә сорауларыгыз булса да, без сезгә ярдәм итәргә әзер", — дип конкурсанткаларга уңышлар теләде Юлия Дувалова.

Конкурсантлар оештыру комитеты алдында үзләре белән таныштырдылар. Оештыру комитеты составында “Бәрмәнчек” ансамбленең художество җитәкчесе, конкурсның режиссеры Эльмира Кашапова, башкарма директор Юлия Дувалова, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, “Туганайлар” газетасының җитәкчесе — баш редакторы Юлия Губина, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең иҗат жанрлары буенча әйдәп баручы хезмәткәре Павел Александров булдылар.

Кызлар конкурста тәкъдим итәчәк борынгы этник күлмәкләре, иҗади номерлары, жюри членнарын һәм тамашачыны нәрсә белән шаккатырачаклары турында сөйләделәр; җырлап, шигырь сөйләп күрсәтүчеләр дә булды.

Конкурста катнашырга 12 кыз теләк белдергән иде. Сайлап алу этабыннан соң финалга 10 кыз чыкты. Болар:

Анастасия Шумитова (Мамадыш);        

Вероника Степанова (Балык Бистәсе);  

Сюзанна Карликова (Чистай);            

Анастасия Якимова (Мамадыш);

Лиана Самойлова (Тукай);

Анжелика Павлова (Теләче);

Тамара Минова (Яр Чаллы);

Лилиана Макарова (Теләче);

Светлана Иванова (Мамадыш);

Ксения Александрова (Менделеевск). 

Оештыручылар кызларга үзләрен сәхнәдә матур итеп тоту; дөрес һәм яхшы интонация белән сөйләү; конкурска әзерлек эшләре буенча киңәшләрен бирделәр.

"Бу конкурста сезне киемегез, тышкы кыяфәтегез буенча гына бәяләмиләр. Йолаларны белүегез, сәхнәдә үзегезне тоту, талантыгызга карыйлар. Шуның өчен яхшы  әзелек кирәк. Керәшен йолаларына карата кызыксыну булуы сөендерә. Барыгыз да көчле конкурсантлар, курыкмагыз, каушамагыз!” — диде Эльмира Кашапова. 

“Бүген  Сез алып килгән керәшен киемнәре, элгәредән калган керәшен бизәнү әйберләре гаҗәпләндерде! Бу конкурс керәшен дөньясына карашыгызны яхшы якка үзгәртер. Барыгыз да чибәр, сәләтле. Уңышлар!” — дип теләде Людмила Белоусова.

"Катнашырга килгән кызларны күргәч сөенеп куйдым! Сез монда төрле мастер-классларда тәҗрибә туплыячаксыз, әлеге белемнәр киләчәккә юл ачар",— дип билгеләп үтте Павел Александров. 

“Сез керәшен кызларының өлгесен күрсәтәсез. Нәкъ тә сезгә карап, "Менә нинди була ул чын керәшен кызы!" дип әйтәләр, сездән үрнәк алалар. Киләчәктә, кем нинди урын алуга карамастан, йөзегезне җуймагыз!” — дип искәртеп узды Юлия Губина

Людмила Белоусова кызларга керәшен йолалары, бәйрәмнәре турында лекция уздырды. Качману, Бәрмәнчек, Олы көн, Питрау, Симек, Тройсын, Покрау бәйрәмнәренең үз йолалары, үзенчәлекләре белән таныштырды. 

Вокал буенча  мастер-классны “Бәрмәнчек” ансамбленең солисты Оксана Дмитриева үткәрде. Кызлар “Кряшен чибяре” конкурсының гимнын өйрәнделәр.

Иртәгә, 18 июнь көнне, хореография буенча мастер-класс булачак, финалда яңгыраячак гимны яздырачаклар, шулай ук чибәрләребезне фотосессия көтә.

Исегезгә төшерәбез, 15 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы “Питрау-2023” — “Кряшен чибяре” мәйданында конкурсның йомгаклау этабы булачак. Биредә Татарстан күләмендәге "Кряшен Чибяре"н һәм Мамадыш муниципаль районының "Кряшен Чибяре"н сайлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйбыз! Чистайлылар нэтижэне бик котте. Барлык кызлар очен дэ соендек. Сюзанна белэн горурланабыз. Унышлар сезгэ, кызлар!!!