Коронавирус йоктыру кими бара
Хәбәрләр

Коронавирус йоктыру кими бара

Россиянең 59 төбәгендә кешеләрнең ковид эләктереп дәваханәләргә озатылу очраклары кимегәне теркәләгән

Илебездә бер тәүлектә ковид чирле 7566 кеше дәваханәгә озатылган. “COVID-19” каршы көрәш буенча оператив штабының 11 март иртәсенә булган мәгълүматы шуны күрсәтә.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина да “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә бу төр чир белән авыру очракларының соңгы атнада 41 процентка азайганын искәрткән.

Роспотребнадзорның үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты бүлеге мөдире Вадим Покровский коронавирус инфекциясенә кагылышлы фаразларның өметле икәнен, аның сезонлы чиргә генә әйләнеп калу мөмкинлеген белдергән. Шул ук вакытта, эксперт ВИЧ-инфекция буенча хәлнең катлаулы булуын да телгә алган. Аның әйтүенчә, коронавирустан үлүче пациентларның уртача яше – 67-69 яшь, ә ВИЧтан гомерләре өзелүчеләрнеке – 37-40 яшь.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев