19 январь көнне православныйлар Качману бәйрәмен каршылый. Бу көнне керәшеннәр дә көтеп ала һәм бәйрәм белән бәйле барлык гореф-гадәтләрне, йолаларны башкара
Чумылу өчен махсус бәкеләр, купельләр булачак керәшен авылларын барладык.
Балык Бистәсе районының Алан-Полян, Шомарбаш, Иванай, Казаклар Чаллысы авылларында;
Кайбыч районының Иске Тәрбитендә;
Кукмараның Чура авылында;
Лаеш районының Ташкирмән авылында;
Мамадыш төбәгенең Җөри, Юкәче, Чия башы, Әжмәк (Васильево), Владимир авылларында;
Менделеевск районының Иске Гришкин һәм Сәйтәк авылларында;
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсендә;
Сарманда Алан авылында;
Теләче районының Субаш авылында;
Түбән Кама төбәгенең Келәтле, Кушай, Олы Аты авылларында;
Яңа Чишмә районының Ленино авылында;
Әлмәт районының Кәләй авылында Михаил Аппаков исемен йөртүче чишмәдә Качмануда чумылу йоласын башкарып булачак.
Шулай ук, зур шәһәрләрдә – Казан, Чаллы, Түбән Камада, Мамадыш белән Зәйнең үзләрендә дә махсус бәкеләр, купельләр булдырылачак.
Нет комментариев