”Кемдер сигез чеби үстерә алмады, ә мин шундый авыр елларда сигез баланы аякка бастырдым”
Татарстанның атказанган артисты Анатолий Степанович Богатырев данлыклы Богатыревлар нәселеннән чыккан күренекле шәхесләрнең берсе.
Хәзерге Богатыревлар - Алабуга районы Атияз авылыннан Степан Кондратьевич һәм Евдокия Ефимовна токымнары. 20-30нчы елларда бөтен ил өчен авыр ачлык еллары күп кенә гаиләләр тормышында тирән эз калдыра. Богатыревлар гаиләсе бу авыр елларда бер кешене дә югалтмый. Степан Кондратьевичның яраткан әйтеме булган: ”Кемдер сигез чеби үстерә алмады, ә мин шундый авыр елларда сигез баланы аякка бастырдым”. Гаилә башлыгы Степан Кондратьевич патша гвардиясендә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында Ленинградны яклауда катнаша. Сугыштан соңгы елларда колхозны җитәкли, агроном булып эшли.
Шушы авыр елларда балалар иртә хезмәткә өйрәнәләр, ата-аналары аларга белем бирергә тырыша. Институтка беренче булып Василий юл тота. Казан университетының юридик факультетын тәмамлап, гомере буе Башкортстанда прокурор булып эшли. Зоя үзен педагогикага багышлый, Михаил һәм Геннадий инженерлар, Анатолий Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлый, Евдокия колхозда алдынгы хезмәткәр, Екатерина алдынгы пешекче була. Иван кечкенәдән техникага тартыла - 16 яшеннән лаеклы ялга чыкканчы шофер булып эшли.
Богатыревлар арасында иң абруйлысы, һичшиксез, лидерлык сыйфатлары булган Геннадий Степанович була. Аңа ике предприятиедә - Уфа нефть эшкәртү заводында һәм «Нижнекамскнефтехим»да эшләргә туры килә. Заводта аппаратчиктан цех башлыгы урынбасарына кадәр юл үтә.
Түбән Камада урнашып өлгергәч, Геннадий Степанович бирегә туганнарын җыя башлый. Богатыревлар туганлык җепләренең нык булуы белән дан тотканнар, аларны һәрчак бер-берсенә тартып торган, шуңа күрә бер-бер артлы туганнар Түбән Камага күченәләр. Геннадий Степановичның энесе Михаил Степанович «Нефтехим» да су каналы идарәсенең һәм юынты суларны чистарту бүлегенең беренче җитәкчесе була. Аннары ул завод директоры булып хезмәт куя.
Озак еллар Минзәлә драма театрында эшләгән, Татарстанның атказанган артисты Анатолий Степанович – Богатыревлар нәселеннән иң танылганыдыр, мөгаен. Ул Түбән Камада 15 ел халык иҗаты йортын - шәһәрнең төп мәдәният учагын җитәкли. Аның каршында «Яшьлек», «Романтика», «Ләззәт» ансамбльләре, «Панорама» бию һәм җыр театры, «Надежда» ветераннар хоры, «Талир тәнкә», «Шанкарав», «Сүрәкә» фольклор коллективлары һәм башкалар уңышлы үсеш ала.
Богатыревлар буынның күпчелеге «Нефтехим»да хезмәт куйган. Бүген дә Богатыревлар нәселе биредә хезмәтләрен дәвам итәләр, әмма күпләре юрист, педагог, менеджер, шин җитештерү белгечлекләрен дә үзләштерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев