Кайбер төр товарларга – махсус маркировка
Хәбәрләр

Кайбер төр товарларга – махсус маркировка

Март башыннан баллы эчемлекне, биоактив кушылманы да махсус билге белән тамагалыйлар

Компот, морс, сок, баллы газлы эчемлек, шулай ук, БАД һәм антисептикны маркировка, ягъни махсус билге белән тамгалауга керешелә. Бу әлегә тәҗрибә йөзеннән эшләнә. Моңа кадәр маркировка дару өчен мәҗбүри иде инде. Март аеннан башлап минераль суга, тәмәкене алмаштыра торган продукциягә, сөт ризыгына да маркировка мәҗбүри таләп булачак. Ул Россиядә 2024 елга товарларны маркировкалауның бердәм системасын булдыруга бәйле рәвештә эшләнә, ә анысы продуктларның “күләгә”ле әйләнешенә (куллану базарына сыйфатсыз, ялган товарлар озатылуга) юл куймау өчен кирәк.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев