Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Иван Кузнецовның өч зур сараенда – өем-өем кабак

Мамадыш районының Юкәче авылында яшәүче Иван Кузнецов бакча тутырып кабак үстерә.

Соңгы елларда авыл халкы бакча тутырып кабак утырта башлады. Быел бу уңыш бигрәк мулдан булды. Кабакны күпләп үстерүче бакчачыларның берсе — Юкәче авылында яшәүче Иван Кузнецов. 

Хатыны мәңгелеккә күчкәч, җанын баскан ялгызлык хисеннән арыну өчен, «эш кешене юата» дип, бакча тутырып бәрәңге, кабак үстерә башлый. 

«Дүрт ел элек, аяз көнне яшен суккандай, мамасыз калдык. Аны югалткач, папа төшенкелеккә бирелмәде. Яшәргә көч табып, тормышын алып барды. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, мал-туар асрый. Без, балалары һәм оныклары кайтканда, тәмле тутырма, тәбикмәкләр пешереп каршы ала, — дип елмая кызы Елена Максимова. — Соңгы елларда кабак үстерә башлады. Аның өч зур сарае кабак белән тулды инде».

Иван дәдәй бакчасы тутырып үскән кабакларны малларга ашата икән. Кабак ашаган мал ите тәмлерәк була, ди. Шуңа күрә шәһәрдә яшәүче танышлары да алдан ук иткә заказ бирәләр. Аны сере нәрсәдә икәнен сорап, аптыратып та бетерәләр икән. Бар кешегә дә «кабак ашатканга ул», дип әйтеп йөрмәсләр бит инде! Ни дисәң дә, ит сатучылар җитәрлек, белми торсыннар әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев