Иске Гришкин керәшен мәдәни үзәгендә кызыклы "Кодалар-кодачалар" тамашасы гөрләп узган
Хәбәрләр

Иске Гришкин керәшен мәдәни үзәгендә кызыклы "Кодалар-кодачалар" тамашасы гөрләп узган

Менделеевск районы авылларының үзешчән сәнгать осталары театральләшкән тамаша күрсәткән

Шушы көннәрдә Иске Гришкин керәшен мәдәни үзәгендә Менделеев районы ХХI халык иҗаты фестивале кысаларында керәшеннәрнең борынгы туй йолаларына нигезләнгән бик кызыклы "Кодалар-кодачалар" тамашасы гөрләп узган.

Районның керәшен авыллары китапхәнәчеләре "Җәш килен алу"га бәйле, ике нәсел арасындагы туганлык мөнәсәбәтләрен чагылдырган, интерактив уен һәм "Җәш киленне сынау" йолалары белән каршылап, фестиваль кунакларының күңеленә бәйрәм рухы өстәп, "кызыл туйларының" хатирәләрен яңартканнар.

Шулай ук, "Туганнарның җаңарган чагы" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителгән. 

Чыганак: vk.com

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев