Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җиләк» фольклор коллективына борынгы кием эскизлары буенча яңа күлмәкләр тегеләчәк

Зәй район мәдәният йортының «Җиләк» фольклор ансамбленә костюмнар тектерү өчен 500 мең сумлык сертификатны республика Питрау бәйрәмендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Иске Зәй мәдәният йортында Казанның Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгеннән делегация булды.

Ансамбльгә нәкъ Зәй төбәге өчен хас, борынгы кием эскизлары буенча яңа күлмәкләр тегеләчәк. Бу җаваплы эшне үз һөнәренең остасы Юлия Әхмәтҗанова башкарачак.

«Җиләк» ансамбле үзенең үзенчәлеге, фольклор традицияләре белән аерылып тора. Ансамбльне 2003 елда Ольга Агашкина оештырды. Аңа төрле милләт һәм дин вәкилләре йөри. Коллективка йөрүчеләрнең яшьләре дә төрле. Ансамбльнең составы төрле булуга карамастан, аларны керәшен җырларына һәм гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт берләштерә. 2016 елдан «Халык» ансамбле исемен йөртә.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев