Эш җитәрлек, эшләргә теләк кенә булсын
Хәзерге вакытта Татарстанда эш эзләүчеләргә 54 мең 949 вакансия бар
Бу хакта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова матбугат конференциясе барышында әйткән. Аның сүзләренчә, вакансияләрнең 36 проценты – производстводагы эш урыннары, ә һәр алтынчысы – төзелеш тармагында. Халыкка тәкъдим ителә торган эш урыннарының 6 проценты – транспорт, 3 проценты –мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәләрендә. Язгы кыр эше якынлашу сәбәпле, авыл хуҗалыгында да сезонлы эшчеләргә сорау зур булачак.
Бүгенге көндә технологик торба үткәргеч монтажлаучы (айлык хезмәт хакы – 38 мең сумга кадәр), инженер (айлык хезмәт хакы – 36 мең 300 сум) газ ярдәмендә эретеп ябыштыручы (35 мең сум), монтажлаучы (33 мең 700 сум), табиб (31 мең 800 сум), шофер (30 мең 575 сум) , повар (20 мең 730 сум) һөнәрләре буенча эшләргә дә кешеләр кирәк икән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев