“Эх, чибәр кыз икән” конкурсына йомгак ясалды
Хәбәрләр

“Эх, чибәр кыз икән” конкурсына йомгак ясалды

“Эх, чибәр кыз икән” конкурсының онлайн-тавыш бирү этабы тамамланды

Конкурста катнашучылар барысы да бик лаеклылар иде. 19 конкурсантка да чибәрләр, халкыбызның этно-мәдәни тормышында кайнап, булсын дип, янып-көеп йөрүчеләр. Шулай да, түтиләрне, яшь кызларны һәм сабыйларны – һәрберсен аерым карарга кирәктер, дигән фикергә килдек.

Шулай итеп, “Җиңгиләр” категориясендә – Татьяна Дусманова, “Кызлар” төркемендә – Галина Константинова, “Сеңелләр”дә – Карина Шипшованы билгеләп узабыз.

Әлеге конкурс, 8 март уңаеннан, хөрмәтле хатын-кызларыбызга редакциядән кечкенә генә булса да игътибар ясап, күңел күтәрү, танышу, аралашу өчен оештырылды. Безне аңлап, гадел катнашкан барлык конкурсанткаларга рәхмәт әйтәбез һәм хөрмәтебезне белдерәбез.
Чибәр кызлар, барыгызны да Яз һәм матурлык бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә чиксез бәхет, күңел матурлыгы һәм мәрхәмәтлелек телибез!

Алда санап кителгән конкурсанткалардан редакция белән элемтәгә керүләрен сорыйбыз.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Рэхмэт сезгэ Туганайлар редакциясе!!!

    • аватар

      Без имени

      0

      0

      Хөрмәтле конкурсны оештыручы комиссия членнары! Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм эшегездә зур уңышлар телибез!