Егор Уткин лирик шагыйрь буларак, үзенең шигырьләрендә туган як табигатенең күркәмлеген тасвирлый
Яз иртәсе...
Таң алдыннан яңгыр үткәнгәме,
Үләннәрдә көмеш алкалар...
Кырны иңләп, яшел хәтфә сыман
Чәчкән игеннәрем калкалар.
Анам күңеле кебек юмарт кырым.
Беләм: хисем таныш күпләргә.
Уҗымнарым күммәс тургайны да,
Ә башкаем тиде күкләргә.
Бер кузгалса, күңел дулкынлана,
Ташкын, дәрьяларга иш икән.
Уҗым җирдән яңа калыкканда
Мин башаклар шавын ишетәм.
***
Хәл кергәндәй була,
Сусаганда
Иренеңә тисә бер тамчы
Кирәк чакта, җырым,
Кешеләргә
Шул бер тамчы су кук
Булсаңчы.
***
Урам тулы дәртле аваз,
Бала-чага шау-шуы.
Урамда яз. Балалардай,
Шаулап тора кар суы.
Уйныйлар, уйнап туймыйлар,
Арылсын, арылмасын...
Әй, яз! Күкләрең күкрәсен,
Тик туплар ярылмасын.
Нет комментариев