Мамадыш районың Дүсмәт авылында Качману иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Качману алдыннан үтәлә торган берничә йоланы барладык
Авыл халкы бәйрәмгә каршы көнне, кояш баеганчы йорт, каралты-кура ишекләренә тыш яктан акбур белән кач сыза. Качтан куркып, ишекләрдән җен-пәриләр, начарлыклар керми, дип ышаналар. Шулай ук кичтән, төче камырдан ризыклар – кач формасы, сыер теле, әтәч-тавыклар, сарык-дуңгызлар пешерәләр. "Бу йоланы хуҗалыкта ел буе муллык булсын өчен башкарабыз", - дип аңлатты Елизавета Исакова.
Өлкәннәр Качману көнне, беренче эш итеп, өйдәге барлык тәреләрне су белән юып ала. Шул су, теләкләр тели-тели, идән астына төшеп, нигезгә сибелә.
Бүген авылның Изге Николай исемен йөртүче чиркәвендә Мамадыш благочиниесы Благочинные отец Владимир Иванов келәү уздырды, суны изгеләндерде. Ару суны йорт һәм каралты-кураның бар почмакларына, маллар өстенә сипкәләп чыгалар, авырып киткәндә халык үзе дә эчә. Суга чумылу өчен авылдашлар Мамадышка бара.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев