Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Доргадан Борис Андреев бакчасында үзе үстергән балан уңышы һәм файдасы турында сөйләде

Су буйларында, әрә­мә­лек­ләрдә, урман аланна­рында баланны еш оч­ра­тырга була.

Июнь баш­ларында ул безне үзе­нең хуш исле, ап-ак чә­чәкләре белән сокландыр­са, көз кып-кы­зыл эре тәлгәшләре бе­лән сөендерә. Әле ян­варьда баланның рубин тәл­гәшләре кышның кырыс, сал­кын табигатенә нинди­дер серлелек өсти.


Балтач районының Дорга авылында яшәүче Борис Андреев үз бакчаларындагы балан уңышы турында язып җибәрде.

«Ике куак безнең ул. Быел уңышы бик әйбәт булды. Вак та түгел. Беразын җыйдым инде, әле тагын шактый гына калды. Аннан инде аны урнаштырасы бар. Баланнан папа исән вакытта сок ясый иде. Баланны җыеп, савытта изә, аны сөзеп кайнаган җылы суга сала иде.  Тәменчә шикәр комы өстәлә. Давление югары булганда бик әйбәт ул. Без дә бик яратабыз баланны, хатыным Алевтина бәлешен дә пешерә, кайнатып та эчәбез. Көзнең иң зур байлыкларының берсе ул», – диде һәм балан җыярга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев