Хәбәрләр

Чаллының «Неупиваемая чаша» чиркәвендә зур керәшенчә келәү булачак

Зур келәүгә республикадан керәшен священниклары килүе көтелә.

18 май – Яр Чаллы шәһәрендәге Алла Анасының "Неупиваемая чаша" тәресе чиркәвенең престол бәйрәме. Шул уңайдан, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән, зур керәшен келәве уздырылачак. Башлана иртәнге 9 сәгатьтә. 
Шул ук көнне, 13.00 сәгатьтә Тукай районының Мәләкәс авылында төзелеп килүче чиркәүдә дә келәү булачак. 
Бу келәүләрдә Татарстан митрополиясенең керәшен священниклары катнашуы көтелә. 


Нет комментариев