Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм өләшүче Евгений һәм Анастасия

Марий Элда – Йюшто Кугыз, Мордовиядә – Нишке, Чувашиядә – Хёл Мучи, Удмуртиядә – Тол Бабай, Татарстанда – Кыш бабай. Европа илләрендә Рождество бәйрәмен бүләк таратучы тылсымчы белән бәйлиләр, ә бездә Яңа елны Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка күз алдына китереп булмый

"Туганайлар" редакциясе чын керәшен Кыш бабае һәм Кар кызын тапты. Алар безгә үзләренең әкияти шөгыльләре турында сөйләделәр.

Анастасия Яковлева, Кар кызы:

- Ике ел элек минем кебек үк врач дусларым, бәйрәмнәр оештыру буенча эш башлап җибәрделәр. Кар кызы роленә мине чакырдылар. Мәктәп елларында да, колледжда да, университетта да Кар кызын уйнадым. Әтиемнең дә һәрчак Кыш бабай булып йөрүләре дә үз эзен калдырмыйча узмагандыр. Шуңа күрә, Кар кызы образына керү авыр булмады. Без дүрт кеше эшлибез – икешәр Кыш бабай һәм Кар кызы. Сценарийларны язабыз, костюмнарны тектерәбез. Аниматорлык эшен дә алып барабыз. Кыенлыклар белән очрашканыбыз булмады.

Төп эшем медицина белән бәйле. Больницалардан соң, бу эшкә бару минем өчен ял кебек. Мин үзем дә сабый чакта Кыш бабай белән Кар кызына ышана идем. Ничек ышанмыйсың инде?! Ел саен бизәлгән чыршы астында бүләкләр табып ала идек. Хәзер дә чын күңелдән ышанучы балалар күп. Аларның әти-әниләре бу әкияти мизгелләрне мөмкин кадәр озаккарак сузу өчен бар нәрсәне эшлиләр. Балалары белән бергә Кыш бабайга хат язалар, почтага салалар, сораган бүләкләрне алдан алып куялар.

Бервакыт куян булып киенгән кечкенә малай алдыма килеп утырды. Мин тора алмыйм гына, аякларым әллә нишләде, сынды бугай, дип уйладым. Кыш бабай моны күрде дә, тиз генә баланы үзенә алды. Бу мизгелдә әти-әниләре дә, балалар да, без дә рәхәтләнеп көлештек.

Евгений Максимов, Кыш бабай:

– Бу эш минем өчен хобби да, өстәмә акча эшләү ысулы да. Беренче тапкыр Кыш бабай булып балалар бакчасында уйнадым. Бу көнне яхшы хәтерлим... Эшемнең кыенлыклары юк, дип саныйм. Балалар бакчасында тәрбиячеләр Кыш бабай, Кар кызы булып киенәләр. Балалар, билгеле, тәрбиячеләрен таный. Шуннан соң алар могҗизага ышанмый да башлый. Минем тәҗрибәдә әкияткә, тылсымга ышанмаучы балалар очраганы булмады әле. Бу, үзенә күрә, бер сөенеч. Эшебез кайчак бик тыгыз була. Көненә 7-8 заказ булганы да бар.

2019 елда булган кызыклы хәлне әле дә көлеп искә алабыз. Күз алдыгызга китерегез, урамда кар ява, юлларда зур бөкеләр, машиналар юлда тора. Мине берничә йортта әти- әниләр, балалар көтә. Мин машинаны стоянкага куйдым да, трамвайга утырып киттем. Трамвайдагы барлык пассажирлар да, кондуктор да Кыш бабайны сөенеп каршы алдылар. Кондуктор да Кыш бабайдан акча алып тормады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев